16+

Төрек помидорлары кире кайта

1 ноябрьдән Төркия помидорлары безнең кибет киштәләренә кабат кайта. Россиянең энергетика министры Александр Новак әйтүенчә, Төркиядән 50 мең тонна помидор кайтартырга җыеналар.

Төрек помидорлары кире кайта

1 ноябрьдән Төркия помидорлары безнең кибет киштәләренә кабат кайта. Россиянең энергетика министры Александр Новак әйтүенчә, Төркиядән 50 мең тонна помидор кайтартырга җыеналар.

Ике ил арасындагы хезмәттәшлек турында Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия – Төркия катнаш хөкүмәтара комиссиясенең XV утырышында сөйләштеләр.

Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлек еллар буе сыналган, ныгыган. Республикада төрекләр белән берлектә ачылган дистәләп завод эшләп килә. Төркия компанияләре Татарстанга якынча 2 миллиард доллар инвестиция керткән. Шулай ук энергетика, машина төзелеше, агач эшкәртү, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы һәм башка юнәлешләрдә дә ике ил арасында уңышлы хезмәттәшлек сизелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Төркия – Татарстанның чит илдәге әйдәп баручы партнерларыннан берсе. Республика «Гебзе» сәнәгать зонасы белән тыгыз элемтәдә тора. Ул тиздән Зөя мультимодаль комплексын һәм республикадагы махсус икътисади зоналарны үстерү буенча оператор булырга җыена. Төркия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек моның белән генә чикләнми. Быел авыр калдыкларны эшкәртү белән шөгыльләнгән ТАИФ-НК компаниясе заводын эшләтеп җибәрергә телиләр. Киләсе елның беренче кварталында «Алабуга» махсус икътисади зонасында Ford Sollers заводы өчен металл детальләр җитештерү буенча Джошкуноз һәм Магнитогорск металлургия комбинатының бердәм оешмасы ачылачак, дип хәбәр ителә Татарстан Президентының рәсми сайтында.

Төркия Республикасының икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи 2010 елда Татарстан белән Төркия арасында сәүдә әйләнеше күләме 900 миллион доллардан артык булуын искәртте, бүген исә бу күрсәткеч 200 миллион доллар гына. Ике ил арасында товар әйләнешен җайга салу бу мәсьәләне хәл итәр сыман. Ил җитәкчеләре Россия белән Төркия арасында товар әйләнешен 100 миллиард долларга җиткерү турында килешкәннәр. «Бу максатка ирешү өчен, Татарстанның бөтен мөмкинлекләре бар. Мин сезгә шушы мәсьәләдә, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзер», – дигән Нихат Зәйбәкҗи.

Туризм буенча да ике ил арасында виза алу режимын гадиләштерү турында фикер алышканнар. Нихат Зәйбәкҗи: «Татарстанда өйрәнгән беренче гыйбарәм – «Без булдырабыз». Бу үз-үземә ышанычны арттыра. Ә «Бергә булдырабыз» дип әйтелсә, бу – бердәмлек», – дип тә искәрткән.

Фото: gazeta.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading