16+

Төркия экспортка җитештерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешнең яртысын Россиягә сатарга ниятли

«Төркия авыл хуҗалыгы продукциясе экспортының 40 проценты Россиягә туры килә. Әлеге күрсәткечне 50 процентка җиткерергә өметләнәбез», – дигән Төркиянең Урта диңгез төбәге яшелчә һәм җиләк-җимеш экспортерлары берлеге рәисе Али Кавак «Анадолу» агентлыгына.

Төркиядә быел яшелчә һәм җиләк-җимеш уңышы 50 миллион тонна булыр дип фаразлана, һәм шуның 3,5 миллионы экспортка китәчәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә ел йомгаклары нәтиҗәләре буенча экспорт үсешенең 10-15 процентка артуы көтелә.

Али Кавак сүзләренчә, Россия базарында Төркия яшелчә һәм җиләк-җимешләренә сорау зур. Экспорт күләме артуда Россия белән элемтәләрнең яхшыруы шактый зур әһәмияткә ия.

«4-5 елдан Россия чит илдән томатлар сатып алмас та инде. Анда хәзер җирле җитештерүгә өстенлек бирелә. Шунлыктан яңа базарларга – Кытай, Малайзиягә чыгарга кирәк», – дип белдергән берлек башлыгы.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading