16+

Төркия кунакханәләрен май уртасында ача, әмма анда швед өстәле булмаячак

 Төркия кунакханәләре май ахырында кунаклар кабул итә башлаячак, әмма үз иле кешеләрен генә.

Төркия кунакханәләрен май уртасында ача, әмма анда швед өстәле булмаячак

 Төркия кунакханәләре май ахырында кунаклар кабул итә башлаячак, әмма үз иле кешеләрен генә.

Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Мехмет Эрсой хәбәр итүенчә, эчке туризм 15 майда ачыла, тик анда "швед өстәле" дигән туклану системасы булмаячак. Аны комплекслы меню алыштырачак. Бу эпидемиологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен эшләнә. Беренче чиратта коронавирус булмавы турындагы сертификатка ия кунакханәләр ачыла. Алары да номер фондының яртысын гына тутырачак. Пляжда шезлонглар саны да ике тапкырга киметелә. Министр фаразлавынча, апартаментлар белән бутик-отельләр популяр булачак. Шул ук вакытта кунакханәләрдә бәяләр дә артачак икән.

Чит ил туристларын исә Төркия август ахырында кабул итә башларга мөмкин. Самолетларда халыкны янәшә утыртмаячаклар, уртадагы утыргычлар буш торачак, дип яза INTERFAX.RU.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading