16+

Төркия һәм Гоадан да Казанга кайтырга җыеналар

Яңа гына Татарстан башкаласына Таиландтан 111 турист кайтарылган иде .

Төркия һәм Гоадан да Казанга кайтырга җыеналар

Яңа гына Татарстан башкаласына Таиландтан 111 турист кайтарылган иде .

Төркиянең Анталия шәһәреннән Казанга рейс якынча 21 апрельгә билгеләнгән. Бу хакта Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Анталия — Казан SVR363 рейсының очышы 2020 елның 21 апреленә, җирле вакыт белән 14.00 сәгатькә планлаштырылган», диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, бу рейс белән Казанда һәм Идел буе федераль округында яшәүчеләр генә кайта ала, дип яза "Татар-информ".

Шул ук көнне Казанга "Уральские авиалинии" Гоадан россиялеләрне алып кайтачак, дигән хәбәрләр дә бар. Әлегә күпме турист кайтачагы хәбәр ителми.

Билгеле булганча, яңа гына Татарстан башкаласына Таиландтан 111 турист кайтарылып, ике атналык карантин узар өчен шифаханәгә урнаштырылды.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading