16+

Төркия һәм Гоадан кайтучыларның хәле ничек?

Шифаханәдә барлыгы 171 кеше карантинда утыра, аларның 24е – балигъ булмаган балалар.

Төркия һәм Гоадан кайтучыларның хәле ничек?

Шифаханәдә барлыгы 171 кеше карантинда утыра, аларның 24е – балигъ булмаган балалар.

Табиблар Төркиянең Анталья шәһәре һәм Һиндстанның Гоа штатыннан кайтканнан соң «Васильево» шифаханәсендә карантин узучы россиялеләрдә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе тапмаган. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Васильево» шифаханәсенә урнаштырылган барлык туристлар медицина тикшерүе узды. Коронавируска алынган анализларның беренче нәтиҗәләре барысының да тискәре. Алар карантинда утыруын дәвам итә, контроль анализга кадәр медицина күзәтүе астында булачаклар», - диде Галимова.

Шифаханәдә барлыгы 171 кеше карантинда утыра, аларның 24е – балигъ булмаган балалар. Самолет «Казан» аэропортына төшүгә үк Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре очкычта аларның барысының да температурасын үлчәгән, дип яза "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading