16+

Төркия Россия туристларына карата таләпләрне катгыйлата

Төркиядә коронавирусның яңа очраклары арту май аеннан башлап максимумга җиткән.

Төркия Россия туристларына карата таләпләрне катгыйлата

Төркиядә коронавирусның яңа очраклары арту май аеннан башлап максимумга җиткән.

Төркиядә Россия туристларына карата коронавирус таләпләрен катгыйландырырга телиләр. Төркия инфекционистлар берлеге башлыгы Мехмет Джейхан шундый тәкъдим белән чыккан. 
Аның сүзләренә караганда, Төркиядә коронавирусның яңа очраклары арту май аеннан башлап максимумга җиткән һәм июль башыннан өч тапкыр диярлек арткан. Халык социаль дистанцияне һәм битлек режимын сакларга, ә дәүләт — кайбер чикләүләрне кулланырга тиеш.
«Россиядән килгән туристларга карата катгый чаралар күрергә кирәк. Югыйсә авырулар санының артуын туктатып булмаячак", — ди Мехмет Джейхан.

Билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин Россиядә вакцинацияләү темпларын көчәйтергә, халык арасында аңлату эшләрен активлаштырырга чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading