16+

Төркиядә җир тетрәү аркасында хәрәбәләр астында калган кешеләр социаль челтәрләр аша ярдәм сорый, якыннары белән хушлаша

Җир тетрәү аркасында җимерелгән йортлар өемнәре астында калган кешеләр ярдәм сорап ялвара һәм туганнары белән хушлаша.

Җир тетрәү аркасында җимерелгән йортлар өемнәре астында калган кешеләр ярдәм сорап ялвара һәм туганнары белән хушлаша.

Төркиядә көчле җир тетрәүләр аркасында телефон линияләре эшләми. Меңләгән йорт җимерелгән. Җимерелгән биналар астында калган кешеләрнең күбесе социаль челтәрләр аша ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Кешеләр үзләренең кайда икәнлекләрен аңлатырга тырыша. Алар һава җитмәүдән зарлана, хушлашалар һәм туганнарына ярату сүзләрен җиткерәләр. 

Төркия хакимияте хәбәр иткәнчә, 7,8 меңнән артык кеше коткарылган, 2 379 кеше һәлак булган, 14,5 меңгә якын кеше яраланган. Төркиядә 12 февральгә кадәр гомуммилли матәм игълан ителгән. Сүриядә рәсми булмаган чыганаклар мәгълүматлары буенча 1 060 кеше табигый бәла-каза корбаны булган, 2 400 кеше зыян күргән. Рәсми рәвештә Сүрия Сәламәтлек саклау министрлыгы 656 кешенең үлемен раслаган һәм һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны артачак, дип кисәткән. Анда шулай ук коткару операцияләре бара.

Күп кенә илләр, шул исәптән Россия дә, җир тетрәүдән зыян күргән илләргә ярдәм юллаган. Төркиягә Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тәҗрибәле коткаручылары, табиблары, кинологлары утырган, җиһазландырылган өч самолет очкан, мобиль госпиталь китерелгән. 

Төркиядә булган россиялеләр өчен Кайнар линия эшли. Россия туроператоры һәм илчелеге җир тетрәү аркасында зыян күргән россиялеләр турында мәгълүмат булмавын хәбәр итте. Төркиядә хәзер 45 меңгә кадәр Россия туристы булырга мөмкин.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading