16+

Төркиядә көчле җир тетрәү булды

Төркиянең Эгей диңгезе төбәгендә көчле җир тетрәү булды.

Төркиянең Эгей диңгезе төбәгендә көчле җир тетрәү булды.

«Кандилли» дәүләт обсерваториясе һәм Җир тетрәүләрне тикшеренү институты магниутда шкаласын 6,8 балл дип белдерә.

Афәтләр һәм гадәттән тыш хәл идарәсе «Хөррият» газетасына Сәфәрихисарда дүрт кешенең гомере өзелүен, 120 кешенең тән җәрәхәте алуын хәбәр итә. Социаль челтәрләрдә Сәфәрихисар халкы диңгездә цунами барлыкка килүен яза. 

Төркиянең Афәтләр һәм гадәттән тыш хәл идарәсе җир тетрәү үзәген Измир каласы Сәфәрихисар районының диңгез яры буенда 11,8 км тирәнлектә булуын хәбәр итә. 

Измир мэры Тунч Сойэр әйтүенчә, Измир шәһәрендә егермегә якын бина җимерелгән. Әлегә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

Измирдә кырыкка якын татар гаиләсе яши. Милләттәшебез Жалә Сәитоглу-Якал гаиләсе, туганнары һәм үзе белгән татарларга зыян килмәвен белдерә.

Җир тетрәү Айдын, Бурса, Денизли, Истанбул, Кютахия, Мугла, Чанаккалә шәһәрләрендә дә сизелде. Телефон элемтәсе начар эшли башлады, дип хәбәр иткән "Татар-информ"га Төркиядә яшәүче Рушания Алтай.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading