16+

Төркиядә хәтта транспортка керү өчен дә мәҗбүри ПЦР-тест кертелә

Төркиядә прививка ясатмаган гражданнар өчен мәҗбүри ПЦР-тест кертү планлаштырыла.

Төркиядә прививка ясатмаган гражданнар өчен мәҗбүри ПЦР-тест кертү планлаштырыла.

Ковидка тискәре тест нәтиҗәләрен кинотеатрга һәм ресторанга кергәндә күрсәтергә кирәк булачак. Шулай ук 6 сентябрьдән мәктәп хезмәткәрләре атнасына кимендә ике тапкыр анализ тапшырачак.

«Коронавирустан прививка ясатмаган студентлардан һәм университет хезмәткәрләреннән даими рәвештә ПЦР-тест ясатуларын таләп итәчәкбез. Шулай ук очышлар һәм кинотеатрларга, рестораннарга керү өчен ПЦР-тестларны мәҗбүри итеп ясаячакбыз», — дип белдерде Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, пандемия вакытында Төркиядә коронавирусның 5,7 млн очрагы теркәлгән, 51 меңнән күбрәк кеше вафат булган.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading