16+

Төркиядә маймыллар арасында очрый торган чәчәк чирен йоктыруның беренче очрагын раслаганнар

Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Фәхреттин Коджа илдә маймыллар арасында очрый торган чәчәк чиренең беренче очрагы турында хәбәр итте.

Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Фәхреттин Коджа илдә маймыллар арасында очрый торган чәчәк чиренең беренче очрагы турында хәбәр итте.

"Илебездә маймыллар арасында очрый торган чәчәк чире белән зарарлануның беренче очрагы ачыкланды. Авыруга 37 яшь... Ул изоляциядә», — дип язган министр социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Аның сүзләренә караганда, башка очраклар әлегә ачыкланмаган.

Әлеге чир – сирәк очрый торган вируслы инфекция, аны кешеләр бер-берсеннән дә йоктыра ала. Җиңел формада уза һәм күпчелек авыручылар аннан берничә атна эчендә савыга, әмма аның ничек үтүе һәркемнең организмы белән бәйле. 

Маймыллар арасында очрый торган чәчәк авыруының беренчел билгеләре буларак тән температурасының күтәрелүе, баш, мускуллар, арка авырту, лимфатик төеннәрнең зураюы, туңып калтырау һәм ябыгу кебек билгеләр санала. Тәнгә бетчәләр чыгарга мөмкин, алар башта биттә чыга һәм гәүдәнең башка өлешләренә тарала. Кутырга әйләнеп төшкәнче, бетчәләр төрле стадияләр уза.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау челтәре фикеренчә,  маймыллар арасында очрый торган чәчәк чире рәсми рәвештә пандемия дип игълан ителгән.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading