16+

Төркиядә тагын җир тетрәгән

Төркиянең Анталья районында Мәскәү вакыты белән 15.44 сәгатьтә 5,2 магнитудалы җир тетрәү булган.

Төркиядә тагын җир тетрәгән

Төркиянең Анталья районында Мәскәү вакыты белән 15.44 сәгатьтә 5,2 магнитудалы җир тетрәү булган.

Төркиядәге Гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казаларны бетерү буенча идарә хәбәренә сылтама белән "РИА Новости" хәбәр итүенчә, җир тетрәүнең үзәге Урта диңгездә Анталья провинциясенең Газипаша шәһәре тирәсендә күзәтелгән.

Якынча мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк һәм Антальяда җимерелүләр булмаган. Шәһәр урамнарында барысы да тыныч, җирле халык арасында каушау, курку күзәтелми, диелә хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading