16+

Төркиядә вакытта коронавирустан 11 Россия кешесе үлгән

Төркиядә булган вакытта коронавирус йогышына тестның уңай нәтиҗә күрсәткән туристлар саны 326 кеше булган.

Төркиядә булган вакытта коронавирус йогышына тестның уңай нәтиҗә күрсәткән туристлар саны 326 кеше булган.

Быелгы курорт сезонында Төркиядә коронавирус йоктырган 11 россияле үлгән. Бу хакта ТАСС Әнкарадагы РФ вәкиллегенең матбугат атташесына сылтама белән хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта Төркиядә коронавирус аркасында 11 россияле үлгән», - дип китерә агентлык Россия дипломаты сүзләрен.

«Интерфакс» мәгълүматы нигезендә, Россиянең Әнкарадагы илчесе Алексей Ерхов хәбәр иткәнчә, «быелның 30 октябренә булган мәгълүматларга караганда, хәл шундый: Төркиядә булган вакытта коронавирус йогышына тестның уңай нәтиҗә күрсәткән туристлар саны 326 кеше булды. Хәзерге вакытта хастаханәләрдә 31 кеше бар, 87 кеше ял итү урыны буенча изолицияләнгән», - диде илче.

Атна азагында Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Фәхреттин Коджи Төркиядә COVID-19 пандемиясе икенче пикка җиткәнлеген, шушы вакыт эчендә 375 меңнән артык кеше чир йоктырганлыгын, 10 252 кеше үлгәнлеген әйтте. 

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading