16+

Төркиядә ял иткәндә Татарстан егете һәлак булган

Татарстанда мәктәп директоры булып эшләүче Данияр Мөхитов Төркиянең Анталья ярлары буенда көймә батканда һәлак булган.

Татарстанда мәктәп директоры булып эшләүче Данияр Мөхитов Төркиянең Анталья ярлары буенда көймә батканда һәлак булган.

Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Ул Төркиядә хатыны белән ялда булган.

Һәлак булган ир сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Азнакай мәктәбе директоры булып эшләгән. Ул Төркиягә ялга хатыны белән барган. Фаҗига вакытында ул катерда булганмы, әлегә билгеле түгел. Данияр Мөхитовның үле гәүдәсе катерның трюмында табылган. 
Ир белән хатын якындагы ялларда өйләренә кайтырга тиеш булганнар.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы алга таба эш итү өчен Россиянең Төркиядәге Илчелеге белән элемтәгә кергән.

Элегрәк билгеле булганча, Россия гражданины сишәмбе көнне Төркиянең көньягында туристлар утырган катер бату нәтиҗәсендә һәлак булган. Экскурсия өчен кулланылган судно бортында 32 чит ил туристы булган, шул исәптән Россия гражданнары да. Судно су асты кыяларына барып утырган һәм баткан. Пассажирларны сайлыкка төшергәннәр, соңыннан аларны коткаручылар кулына тапшырганнар.

Төркия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Россиядән килгән туристның үлеменә бәйле рәвештә кайгы уртаклашуын белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading