16+

Төркиядән нәрсә кертү тыела?

29 октябрьдән Россиягә Төркиядән мандариннар кертү тыелачак.

29 октябрьдән Россиягә Төркиядән мандариннар кертү тыелачак.

Бу хәл мандариннарда хлорпирифос пестицидының рөхсәт ителгән дәрәҗәсен арттыру белән бәйле. Бу хакта Роспотребнадзор сайтында хәбәр ителә, дип яза РИА Новости.

«Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мандариннарда зарарлы матдәләр булуын ачыклаган. Әлеге мандариналарда «Хлорпирифос» пестицидларының булуы ачыкланды. Аның концентрациясе максималь рөхсәт ителгән дәрәҗәдән артып китә», — диелә хәбәрдә.

Пестицидлы мандариннар Төркиядән кайтарылган. Инфекция таралуга юл куймас өчен, аларны кертүне туктатырга карар ителде. Хәл Роспотребнадзор контролендә, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading