16+

Төркиядән торак алучылар арткан

Төркиядән күчемсез милек сатып алучы россиялеләр соңгы бер елда ике тапкырга арткан,дип хәбәр итә «Коммерсантъ FM».

Төркиядән торак алучылар арткан

Төркиядән күчемсез милек сатып алучы россиялеләр соңгы бер елда ике тапкырга арткан,дип хәбәр итә «Коммерсантъ FM».

Былтыр Россия халкы Төркиядән 2,5 мең күчемсез милек сатып алган. Тәҗрибә күрсәткәнчә, күпләр диңгез буеннан бик кыйммәт булмаган торак сайлый, аннары аны арендага биреп акча эшли. Баксаң,бер сезонда торак бәясенең 10 проценты күләмендә керем алырга була, ди. Россиялеләрнең бу рәвешле активлашуын белгечләр Төрек лирасының  девальвациясе белән дә аңлата. Нәтиҗәдә сатучылар торакларын ташлама белән тәкъдим итә башлаганнар. Шулай ук Төркиядә гражданлык алу процессы гадиләштерелгәннән соң да монда күченергә теләүчеләр саны арткан. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading