16+

Төркиягә юллар тагын ябылды. Әлегә җәйгә кадәр...

Россия Төркия белән авиаэлемтәне туктатып тора.

Россия Төркия белән авиаэлемтәне туктатып тора.

Чара ай ярым дәвамында гамәлдә булачак.
Россия бу илдә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны арту сәбәпле, Төркиягә чартер рейсларын туктатачак. Бу хакта РИА Новости үз чыганагы хәбәр итә.

Чара ай ярым дәвамында гамәлдә булачак. Әңгәмәдәш даими пассажирлар йөртү рейсларына яңа чикләү кагылачакмы икәнлеге турында әйтмәгән.

РБК чыганагы хәбәр иткәнчә, туристларны илдән эвакуацияләү әлегә планлаштырылмый, хәзер сүз россиялеләрне планлы рәвештә чыгару турында бара.

Берничә атна дәвамында Төркиядә Covid-19 инфекциясе очракларының саны арта бара. Әгәр март урталарында ил хакимияте алты меңнән сигез меңгә кадәр авыруны теркәгән булса, апрель башыннан бу сан 56 меңгә җиткән. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова сүзләренчә, нәкъ менә Россиягә кертелгән SARS-CoV-2 штаммының иң күбе шушы илдән булган.

Элегрәк РИА Новости чыганагы хәзер илдә 25-30 меңгә якын россияле ял итүен хәбәр иткән иде.

Узган ел Төркиягә Россия 2,1 миллион кеше килгән, бу 2019 ел күрсәткечләреннән өч тапкыр кимрәк. 

http://tatar-inform.tatar

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading