16+

Төркияне су баскан: коткару эшләре дәвам итә

Көчле яңгырлар яуганнан соң, Төркиянең төньяк-көнчыгышында Ризе һәм Артвин провинцияләрен су баскан.

Көчле яңгырлар яуганнан соң, Төркиянең төньяк-көнчыгышында Ризе һәм Артвин провинцияләрен су баскан.

Стихияле бәла-каза районында эзләү-коткару эшләре бара. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр идарәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Бүген экстремаль яңгырлар нәтиҗәсендә Артвин провинциясенең Архави районын су басты. Архави елгасы ярларыннан чыккан, район үзәге һәм авыл юлларын су баскан. Табигый бәла-казадан зыян күргән ватандашларыбызны коткару эшләре дәвам итә. Ризе провинциясенең Фындыклы шәһәре тирәсендә дә шундый ук хәл булды», — диелә ведомство хәбәрендә.

Табигый бәла-каза булган провинцияләргә Төркия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Сөләйман Сойлу килде. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта су басу нәтиҗәсендә һәлак булучылар юк, ике кеше җәрәхәтләнгән. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading