16+

Төрмәдә зоопарк

Әлмәттәге 8нче төзәтү колониясендә кызык кына тәҗрибә үткәрәләр. Төрмәдә зоопарк булдырганнар.

Әлмәттәге 8нче төзәтү колониясендә кызык кына тәҗрибә үткәрәләр. Төрмәдә зоопарк булдырганнар.

Психологлар фикеренчә, хайваннарны тотып карау, тәрбияләү нәтиҗәсендә тоткыннарның күңеле нечкәрә, аларны туры юлга бастыру җиңелрәк. Бу алым Россия төрмәләрендә күптән кулланыла икән инде.

Хайваннарны кулда тотып карау, алар турында кайгырту, аларны ашату стерсстан котылырга ярдәм итә, агрессивлыкны киметә, кешедә кайгырту, җаваплылык хисен арттыра, дип саный төзәтү колониясендә психология лабороториясендә эшләүче Илсур Кашапов. Хәзер Әлмәт төрмәсендә мини зоопарк. Попугайлар, балыклар, шиншиллалар яши, хәтта игуанага кадәр бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading