16+

Троицаны бәйрәм иттеләр

Аксубай районында Троицаны хәзер Түбән Баланда авылында гына бәйрәм итмиләр.

Аксубай районында Троицаны хәзер Түбән Баланда авылында гына бәйрәм итмиләр.

Изге Троица көне Кәкре Күл авылында да гадәти милли төсмер белән билгеләп үтелде. Бирегә бөтен тирә-яктан халык җыелды, кунакларны район артистлары һәм кунак буларак килгән Татарстанның Тукай районы «Ладушка» халык фольклор ансамбле (җитәкчесе - Татьяна Романова) тере коридор ясап, рус каравае һәм ипи-тоз белән каршы алдылар.

- Сезнең авыл яши, сез үзегез яшәгән саланы бизәргә, ямьләндерергә тырышасыз, сездә мәктәп эшли, юллар салына, үз энтузиастларыгыз бар, бәйрәмнәрне гөрләтеп билгеләп үтәсез, сездә - искитмәле иҗат коллективы, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гыйльманов һәм, үзенең сүзләрен хуплап, Кәкре Күл авыл мәдәният йортының «Родные напевы» коллективы катнашучыларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Изге Троица - халык йолалары һәм чиркәү кагыйдәләре белән үрелгән православие бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне өйләрне һәм чиркәүләрне күңелләрне яңартуны гәүдәләндергән яшеллек белән бизиләр. Кәкре Күл балалары, бәйрәмне ачып, кунакларга Троица символы итеп каен ботаклары тараттылар. Троица күңел ачулары дини йола түгел, бары тик фольклор бәйрәм генә.

Николай Кондрашов җитәкчелегендәге ансамбль бик күп җырлар башкарды, халык уеннары оештырды. Бәйрәм программасында авылның «Актив» һәм «Капельки» балалар хореография ансамбльләре төрле биюләр тәкъдим итте.
Троицаны бәйрәм итүдә Түбән Баланда халкының үз традиция­ләре - троица аланында бәйрәм көнне кызлар таҗ үрә. Кунакларны өч төрле ярмадан пешерелгән кояшлы ботка, йомырка тәбәсе һәм куас белән сыйладылар. Бәйрәмдә төп урынны каен алды - аңардан әйлән-бәйлән уйнарга сорадылар, булачак тормыш иптәшләрен һәм бәхет сорап, кызлар аңа сый-хөрмәт алып килделәр.

- Бүгенге бәйрәм - халыкны берләштергән, якынайткан күңел ачу ул, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гыйльманов. - Ул киләчәктә дә яшәячәк, чөнки яшьләрнең яңа буыны сезнең славян йолаларында тәрбияләнә.Троица күңел ачулары яңартылганнан алып үткән унсигез ел эчендә авылда троица аланы булдырылды - бу урында бәйрәмнәр үтә, аның тирә-ягы төзекләндерелде - ясалма кое, буралган өйчек урнаштырылды, һәлак булган якташлар истәлегенә куелган һәйкәл төзекләндерелде, Җиңү белән кайткан һәм репрессияләнгәннәр истәлегенә тагын ике яңа һәйкәл торгызылды, биредә хәтта фонтан һәм ябык түбәле сәхнә дә бар, алмагач бакчасы үсеп килә.
Бәйрәмдә «Калина» ансамбле коллективына һәм авыл энтузиастлары - Василий Воронинга, Татьяна Воронинага һәм Ольга Копаневага аерым рәхмәт сүзләре әйтелде.
Бәйрәмгә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһүдин дә килде. авылны төзекләндерүдә гел ярдәм итә ул.

- Сезгә ярдәм итәсе генә килеп тора, чөнки монда гореф-гадәтләрне саклап кына калмыйча, яшь буынны кече ватанга, туган якка ярату хисе белән тәрбияләп үстерәләр, - дип билгеләп үтте Шамил Габделхәй улы.
Троица аланына килгән һәр кешене каен миллеге белән җилпеп, кое су белән коендырдылар, шул рәвешле аларны авыру-хасталардан арындырдылар һәм, Троица һәркемгә дә бәхет алып килсен өчен, таҗларны суга ташладылар.

Бөтен ил белән традицион Троица әйлән-бәйләненә бастылар һәм уен уйнадылар. «Калина» халык ансамбле һәм «Веретенышко» балалар фольклор коллективы катнашындагы бәйрәм күңелләргә үтеп керерлек һәм җылы килеп чыкты (аның иң яшь катнашучысы - дүрт яшьлек Арина Троица йолаларын яхшы белүе белән барысын да таң калдырды). Район мәдәният йортының Наилә Крайнова җитәкчелегендәге баянчылар, Балалар сәнгать мәктәбенең Мая Семенова җитәкләгән бию коллективлары һәм авыл мәдәният учакларының үзешчән артистлары түбәнбаландалыларга музыкаль бүләкләр белән килгәннәр.

Саубуллашу әйлән-бәйләне бәйрәмнең соңгы аккорды булды. Бөтенесе бергә гармун моңнары астында бизәлгән каенны елга янына алып килеп, аңа багышлап җыр башкардылар һәм күпердән суга салдылар... Каен ботаклары да суга ятты. Биредә олысы да, кечесе дә шулай бага: таҗ агып китә икән, димәк сөйгәне ярата, бата икән - алдый.
Аксубай районында, чирәм яшелләнсен, игеннәр үссен, бакчаларда уңыш мулдан булсын өчен, нәкъ менә Троицада яңгыр ява. Бөтен район яңгыр көтте. Ә ул икенче көнне төштән соң яшен яшьнәтеп, күк күкрәтеп койды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading