16+

"Тәртип радиосы" Әниләр марафонында җиңүчеләргә 100 мең сум акча бирә!

1 ноябрьдә "Тәртип радиосы" традицион "Әниләр марафоны" бәйгесен башлап җибәрә. Бу юлы катнашучыларга саллы бүләкләр каралган.

1 ноябрьдә "Тәртип радиосы" традицион "Әниләр марафоны" бәйгесен башлап җибәрә. Бу юлы катнашучыларга саллы бүләкләр каралган.

Быелгы марафон ярыш формасында узачак, ә, димәк, җиңүчеләр дә, бүләкләр дә була дигән сүз!

Һәр елдагыча марафон 21 көн дәвам итәчәк. Бездән - 21 тема, сездән - 21 пост. Бер көнен дә калдырмыйча катнашкан әниләр арасыннан 9 җиңүче билгеләнәчәк! Аларның сигезенә - 10 000 сум, Гран-при иясенә - 20 000 сум тапшырылачак!

Игътибар! Бәйгедә әниләр генә түгел, дәү әниләр дә катнаша ала!

Марафонда катнашу шартлары:
1. 1 ноябрьдән башлап, 21 көн дәвамында һәр иртә махсус марафон өчен бер тема тәкъдим ителәчәк. Әлеге темага постларны (текст, фото, видео) көнендә язып барырга тырышыгыз. Барлык постлар да 23 ноябрьгә кадәр (22 ноябрь соңгы көн) урнаштырылып куелырга тиеш.
4. Марафон өчен постлар язганда, татар шрифтын кулланыгыз
5. Һәр постка #әниләрмарафоны хештегын өстәгез
6. Постларга иҗади килү хуплана

Марафон өчен язылган постларга бәяне жюри комиссиясе бирә, җиңүчеләрне дә алар билгели.
Нәтиҗә 29 ноябрь көнне Казанда Г.Тукай ис.Татар дәүләт филармониясе концертлар залында ясалачак.

Тулырак мәгълүмат биредә

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading