16+

"Тәртип радиосы" үткәргән җыр бәйгесе нәтиҗәләре билгеле!

"Тәртип радиосы" оештырган "Үз илемдә - үз көем" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле. 

"Тәртип радиосы" үткәргән җыр бәйгесе нәтиҗәләре билгеле!

"Тәртип радиосы" оештырган "Үз илемдә - үз көем" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле. 

Исегезгә төшерәбез, 5 сентябрьдә башланып киткән әлеге конкурсның төп шарты буенча катнашучылар бер гаилә әгъзалары яки туганнар булырга тиеш иде. Аларга сирәк яңгыраучы яки онытылып баручы җырны музыка уен коралларына кушылып җырларга яки җырны акапелла башкарырга дигән таләп куелды. Җырны башкаруга иҗади килү шулай ук игътибарга алынды.

Боларның һәммәсен дә исәптә тотып, жюри әгъзалары түбәндәге нәтиҗәгә килде:

3 урын - Казаннан Ихсанова Зөһрә һәм аның улы Ислам (татар халык җыры "Ай, былбылым")

2 урын - апалы-энеле Мифтахова Фирдисә һәм Абдуллин Рафаэль ("Ике аккош" җыры)

1 урын - Кукмарадан абыйлы-энеле Фарил Габдрахманов һәм Фаил Зәйнуллин ("Искән җилләр")

ГРАН-ПРИ ияләре - Тукай районыннан туганнар төркеме (Зөлфия Сәетова, Мирзаһит Нәҗметдинов, Кафия Нәҗметдинова, Морат Шәехов, Гүзәл Вәлиева, Елена Вахитова, Нурсинә Гайнетдинова) - "Ал гарнитур" җыры.

"Тәртип радиосы" хәбәр итүенчә, алар 29 ноябрь көнне Казанда булачак концертта катнашачак. 

P.S. Бәйгегә килгән видеоларны менә шушы сылтама буенча карарга була.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading