Табиблар бала тормышы өчен көрәшә
Бер тәүлек инде Яр Чаллы КДМЦ табиблары 5 яшьлек малайны коткару өчен тырыша. Аның башы, теш казнасы һәм тәне бик каты җәрәхәтләнгән.
4 июнь көнне 17 сәгать тирәсендә, бала тулай торакның 3 кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Хастаханәгә ул "ашыгыч ярдәм" машинасында китерелгән. Әти-әниләре күрше бүлмәдә булганда, бала тәрәзәне ачкан һәм москит челтәренә таянган. Малай аска төшкән. Һәлакәт урынына шәһәр прокуроры урынбасары Айдар Сәлимуллин чыккан. Полиция булган хәлнең шартларын ачыклый. Башлангыч мәгълүматлар буенча, гаилә имин санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар