Казаннан ерак түгел урнашкан «Царево» торак комплексы янындагы авариядә бер хатын-кыз кыз үлгән, берничә кеше зыян күргән.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге юл һәлакәтен үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр иткән.
«Авария бүген иртәнге җиделәр тирәсендә Казан – Шәмәрдән трассасында килеп чыккан. Казаннан «Царево» торак комплексына таба хәрәкәт итүче «Нексия» автомобиле тимер коймага килеп бәрелгән, шуннан соң 15нче модельле «Лада» машинасы белән бәрелешкән», - дип сөйләде әлеге авариянең шаһитлары.
Комментарийлар