16+

Төшенкелеккә бирелмә, «Ышаныч»ка бар

Казанда тормыш авырлыгында калган, законнар белән «дуслыгын» бозган үсмерләргә ярдәм максатында, 1 апрельдән махсус проект башлап җибәрелә.

Казанда тормыш авырлыгында калган, законнар белән «дуслыгын» бозган үсмерләргә ярдәм максатында, 1 апрельдән махсус проект башлап җибәрелә.

Шәһәр башкарма комитетында узган җыелышта балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов сөйләгәнчә, «Офыкларыңны киңәйт» («Расширяй горизонты») шигарендәге әлеге проект «Доверие» балаларга һәм яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гамәлгә ашырыла. КЦСО «Доверие»гә шушы эшчәнлек өчен 2 миллион сумга якын грант бирелгән.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе, Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре һәм җинаять җәзасын үтәтү федераль хезмәте идарәсе тәкъдим иткән 150 үсмер ике ел дәвамында «Доверие» белгечләре канаты астында һәм күз уңында тотыла. Психологлар, укытучы-остазлар, инструкторлар тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән шөгыльләнәчәк. Бу – һөнәрләргә өйрәнү, социаль-файдалы эшләрдә һәм волонтерлык хәрәкәтендә катнашу.

«Доверие» комплекслы үзәге базасында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында хәвефле төркемдәге яшьләр өчен «Камчатка» үзәкләре эшли. Узган ел әлеге үзәкләргә 225 бала һәм үсмер йөргән, алар катнашында 308 тематик-спорт чаралары оештырылган.
– «Камчатка» көндезге килеп тору үзәкләрендә «Гаилә клубы» эшли. Психологлар ата-аналарга үзләренең балалары белән уртак тел табарга булыша. Республиканың тарихи урыннарына, музейларга, театрларга бушлай сәяхәтләр үткәрелә. «Казан компрессор машиналары» заводының ял базасындагы гаилә лагерена җәйге айларда юлламалар бирелә, – диде Айрат Фәизов.

Шартлы рәвештә хөкем ителгән яки хөкем җәзасын үтәп чыккан үсмерләр белән «Ювента» үзәге социаль эшчәнлек алып бара. Ел саен 80 үсмер «Ювента» үзәгендә тәрбия мәктәбе уза.
– Тормыш авырлыгында калган балалар һәм үсмерләр төшенкелеккә бирелмәсеннәр иде. Алар «Доверие» үзәгенә килсеннәр, шунда авырлыкларны җиңү юлын табарлар, – дип киңәш бирде Айрат Фәизов.
Балалар һәм үсмерләр өчен «Ышаныч» телефоны: 8-800-2000-122.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading