16+

«Цифрлы алгарыш» акыллыларны чакыра

Казанның IT-паркында «Цифрлы алгарыш» («Цифровой прорыв») конкурсының төбәк этабы булды.

«Цифрлы алгарыш» акыллыларны чакыра

Казанның IT-паркында «Цифрлы алгарыш» («Цифровой прорыв») конкурсының төбәк этабы булды.

Әлеге чара «Россия-страна возможностей» автоном коммерциячел булмаган оешма тарафыннан үткәрелә. Бу оешманың максаты – кешеләрнең социаль активлыгын җанландыру, шәхес тәрбияләү һәм һөнәри яктан үз-үзеңне күрсәтү, үсеш мөмкинлекләре тудыру. Шушы нисбәттән, «Россия әйдаманнары», «Мин-һөнәремнең остасы», «Һөнәр стажировкасы», «Минем беренче бизнес», «Россия студентлар язы» һәм башка проектлар гамәлгә ашырыла.

«Цифрлы алгарыш» конкурсы Россиянең цифрлы икътисадына яңа кадрлар табу һәм үстерү ниятеннән уздырыла. Бәйге 3 апрельдә башланды, шул вакыт эчендә Россиянең барлык төбәкләреннән 66 474 заявка кергән.

Казандагы этапта Мари Эл һәм Татарстан республикаларыннан 200 белгеч цифрлы продуктларның үрнәкләрен ясауда үз сәләтен күрсәтте. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов конкурсантларга фатиха бирде, финалга кадәр барып җитәргә чакырды. «Цифрлы алгарыш» конкурсының финалы сентябрьдә Татарстанда оештырыла.

Белгечләр «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф һәм фән», «Дәүләт идарәсе», «Транспорт һәм логистика», шулай ук «Торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите» өлкәләрендә цифрлы чишелешләр тәкъдим итте. Хакимият органнары вәкилләре һәм «Росатом», «Mail.ru Group», «Мегафон», «МТС» компанияләре экспертлары составындагы жюри иң акыллы командаларны сайлап ала. Төбәк этабының икенче өлешендә Казан командасы Якутск, Бөек Новгород, Пермь һәм Симферополь командалары белән цифрлы технологияләрдә үз проектын яклый.

фото - tvc.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading