16+

“Цифрлы алгарыш” Бөтенроссия конкурсының финал бәйгесе була

27-29 сентябрьләрдә Татарстан башкаласында “Казан Экспо” үзәгендә “Цифрлы алгарыш” Бөтенроссия конкурсының финал бәйгесе була.

27-29 сентябрьләрдә Татарстан башкаласында “Казан Экспо” үзәгендә “Цифрлы алгарыш” Бөтенроссия конкурсының финал бәйгесе була.

Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов таныштырганча, мәгълүмати технологияләр, бизнес анализлау һәм дизайн белгечләре хакатон рәвештә акыл көчләрен эштә күрсәтә. Хакатон-программалаштыру белгечләрнең бергәләшеп, чикләнгән вакыт эчендә, нинди дә булса мәсьәлә-йөкләмәне чишүләрен аңлата.

- Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 600 команда 48 сәгать дәвамында программалаштыру, дизайн һәм идарә номинацияләрендә ярыша. Бәйге мәктәп укучылары һәм 18 яшьтән башлап 76 яшькә кадәргеләр категориясендә бара. Приз фонды – 500 мең сум. Конкурсның төп идеясе – Россия гражданнарына инновацияләр һәм эшкуарлык өлкәсендә көчләрен сынап карарга мөмкинлек тудыру. Конкурста күзәтелгән һәр яңалыкны, һәр ачышны иң беренчеләрдән булып, Казанда гамәли кулланышка кертәчәкбез, – диде Роман Шәйхетдинов.

“Россия-мөмкинлекләр иле” автоном коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры урынбасары Владислав Даванов белән “Цифрлы алгарыш” конкурсы җитәкчесе Олег Мансуров әйткәнчә, Татарстан - технологик үсеш алган төбәкләрнең берсе, шунлыктан, конкурсның финал бәйгесен Казанда оештыру очраклы гына хәл түгел.

“Казан талантлар ачык университеты 2.0” башкарма директоры Айдар Акмалов сүзләренә караганда, конкурста республика мәктәпләреннән 500 укучы робот техникасы, программалаштыру буенча көч сынаша. Җиңү яулаган укучылар командаларын бүләкләү өчен 150 мең сум приз фонды булдырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading