16+

Цирк директоры буласың киләме?

Татарстан Мәдәният министрлыгы «Казан дәүләт циркы» директоры вазифасына бәйге игълан итте. Шул хактагы игълан ведомство сайтында урнаштырылган.

Татарстан Мәдәният министрлыгы «Казан дәүләт циркы» директоры вазифасына бәйге игълан итте. Шул хактагы игълан ведомство сайтында урнаштырылган.

Кандидатның югары һөнәри белеме булырга, яше 60тан узмаска, җитәкче урыннарда эшләү тәҗрибәсе биш елдан да ким булмаска тиеш.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 29 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Адресы: 420060, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33, Татарстан Мәдәният министрлыгының хокукый һәм кадрлар белән эшләү бүлеге, 108нче бүлмә, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, көн саен 10.00-12.00 һәм 14.00-16.00 сәгатьләрдә.
Җиңүчене комиссия дәгъвачылар тарафыннан тәкъдим ителгән Казан дәүләт циркын үстерү концепциясен карау нәтиҗәләре буенча билгеләячәк.
Бәйге министрлыкта 15 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә үткәрелә. Конкурсның нәтиҗәләрен йомгаклау комиссиясеннән соң җиде эш көне дәвамында игълан итәчәкләр.
Өстәмә мәгълүматны һәм документлар исемлеген 8 (843) 264-74-46, 8 (843) 264-73-86 телефоннары аша яки mincult.tatarstan.ru сайтыннан алырга мөмкин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading