16+

Ту-154нең һәлакәткә юлыгу сәбәбе – кеше факторы

Россия Оборона министрлыгы экспертлары Кара диңгезгә төшкән "Ту-154" очкычының борттагы үзьязгычларын расшифровкалаганнан соң, авиаһәлакәт сәбәбен төгәл атый алды.

Россия Оборона министрлыгы экспертлары Кара диңгезгә төшкән "Ту-154" очкычының борттагы үзьязгычларын расшифровкалаганнан соң, авиаһәлакәт сәбәбен төгәл атый алды.

Алар фикеренчә, фаҗигагә берьюлы берничә фактор китергән: җирдән кузгалып киткәндә шасси белән идарә итә торган рычагларны канатларның арт өлешендәге механикалаштыру элементларыныкы (закрылки) белән бутаган икенче пилотның хатасы һәм очкычта тиешледән артык йөк булуы, дип хәбәр итә «Лайф».
Һәлакәткә китергән төп сәбәп буларак экспертлар кеше факторын атый. Очышның өченче минутында, лайнер диңгез өслегеннән 450 метр биеклектә булганда, юнәлеш тотрыклылыгы системасы датчиклары эшли башлаган. Авиалайнер канатларының арт өлешендәге механикалаштыру элементлары белән бәйле проблема кинәт биеклекне югалтуга китергән. 33 яшьлек капитан Александр Ровенский шасси урынына шуларны япкан, дип белдергән "Лайф"ка мәгълүмат биргән чыганак. Шул сәбәпле очкычның "атака почмагы" соңгы чиккә җиткән ("атака почмагы" зуррак булган саен канатларның биеклеккә күтәрү көче шуның кадәр арта, соңгы чиккә җиткәч, һава агымы канатлардан "өзелә" һәм күтәрү көче кинәт юкка чыга). Җиргә кадәр җитеп төшеп утыру өчен экипаж очкычны борырга тырышып караган, әмма өлгерми калган. Әлеге штаттан тыш вазгыять экипаж өчен көтелмәгән хәл булган, дип белдергән ул. Пилотларның үзьязгычта сакланган соңгы сүзләре шуны раслаган.
Искәртеп үтәбез: 25 декабрьдә Кара диңгезгә килеп төшкән очкычта 85 пассажир һәм экипаждан 8 кеше һәлак булды.

Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading