16+

Туберкулезлы купюра таратучыларны эзлиләр

Бу эштә алты кеше шикләнелә.

Бу эштә алты кеше шикләнелә.

Украина хәрби көчләренең алтысы туберкулезлы купюралар таратуда шикләнелә. Алар Луган Халык Республикасының Степное авылы территориясендә пилотсыз җайланма ярдәмендә ялган банкнотлар тараткан дигән фараз бар. Белгечләр ачыклавынча, бу кәгазьләр ясалма рәвештә туберкулез белән зарарланган булган. 

"Листовкаларны тикшерү нәтиҗәсендә, аларның ясалма рәвештә югары вирулентлы куркыныч штамм белән зарарландырылганы ачыкланды. Бу штамм даруларга бик акрын бирешә һәм теләсә нинди җирлектә дә туберкулез таралуга китерергә мөмкин",- диелә хәбәрдә. 

Украина хәрбиләренең бу эштә катнашуын фотосурәтләр дә раслый, дип яза "Известия". 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading