16+

Туңдырма каракларын тотканнар

Чаллыда өч 14 яшьлек яшүсмерне хокук сакчылары кулга алганнар. Алар 2328 сумлык туңдырма урлауда гаепләнә.

Чаллыда өч 14 яшьлек яшүсмерне хокук сакчылары кулга алганнар. Алар 2328 сумлык туңдырма урлауда гаепләнә.

Малайлар "Фонтан" сәүдә үзәге янындагы суыткыч камерадан барлык туңдырманы алып качканнар. Аларны ашаганнармы, әллә өләшкәннәрме икәнлеге билгесез, тик аларның әти-әниләренә урланган туңдырма бәясен түләргә һәм балиг булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар каршында җавап бирергә туры киләчәклеге хакында хәбәр итә chelny-izvest.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading