16+

Туган телен яхшы белгәннәр Казанга җыелды

18 апреля 2017, 18:31
1262
0
0
Уку өчен 4 минут

Татар теле-туган телебезне саклап калу, үстерү өчен аз эшләнми республикабызда. Әле күптән түгел генә бөтен дөньядан татар хатын- кызларын җыеп, "Ак калфак" форумы уздырдылар. Тел сагында әниләр тора ич - бик кирәкле чара. Әле менә бүген 18 апрель көнне туган телне үстерүгә ярдәм итә торган тагын бер вакыйга Татар теле...

Татар теле-туган телебезне саклап калу, үстерү өчен аз эшләнми республикабызда. Әле күптән түгел генә бөтен дөньядан татар хатын- кызларын җыеп, "Ак калфак" форумы уздырдылар. Тел сагында әниләр тора ич - бик кирәкле чара. Әле менә бүген 18 апрель көнне туган телне үстерүгә ярдәм итә торган тагын бер вакыйга Татар теле...


"Ак калфак" форумында туган телебез сагына әниләр, дәү әниләр баскан булса, олимпиадада яшьләр туган телләрен яхшы белүләрен күрсәтеп, аның җәмгыятьтәге ролен үстерешә. "Татаринформ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә дә сүз шул хакта барды. Журналистлар белән очрашуга Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, министрлыкның милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева, узган елгы Халыкара олимпиаданың Гран-при иясе Зилә Мөбәракшина һәм быелгы олимпиадада катнашучы чит илдә яшәүче милләттәшләребез дә килгән иде.

- Мондый Халыкара ярышны 2012 елдан башлап, Казан Федераль университеты белән бергәләп үткәрәбез, - диде Илдар Мөхәммәтов. - Шунысы сөендерә: катнашучы яшьләр һәм регионнар саны да елдан-ел арта бара Быел 25 төбәктән һәм 13 чит илдән татар телен белүчеләр килде башкалабызга. Араларында Канада, Кытай, Япония, Гарәп Әмирлегеннән дә бар. Һәркемнең "үз үлчәү категориясе": чит илләрдән килгәннәр өчен ул бераз ташламалырак, ә инде республикабыз яшьләренә белемнәрен ныклап күрсәтергә туры киләчәк. Халыкара олимпиадада 8-11сыйныфлар, һөнәри белем бирү училищесы укучылары һәм югары уку йортлары студентлары катнаша. Алар башта интернет аша биремнәр үти, аннары җиңүчеләр Хапыкара олимпиадага чакырыла.
- Регионара олимпиада җиңүчеләре монысында да көч сынаша, - дип сүзне куәтләде Гөлназ Исәгыйлева. - Бу олимпиадада татар милләте яшьләре генә катнашмый. Быел бер француз егете татар телен үзлегеннән өйрәнеп, Интернет аша сорауларга җавап бирде. Аннары без аның белән скайп аша сөйләштек һәм олимпиадага чакырдык.

Узган елгы Халыкара олимпиаданың абсолют җиңүчесе, Казанның 27 гимназия укучысы Зилә Мөбәракшинаның да әйтер сүзләре күп булды. Ул сүзен туган телне өйрәткән әти-әниләренә, укытучыларына, бигрәк тә, беренче укытучысы Миләүшә Мансур кызына рәхмәт әйтүдән башлады. "Ул бездә әдәбиятка, газета- журналларга, иҗатка мәхәббәт тәрбияләде. Без кечкенәдән тере язучылар күреп, алар белән очрашып үстек", - диде Зилә , горурлануын яшермичә. Туган теле кызга университет ишекләрен дә ачкан, ул быел студент.

Бельгиядән Камилла Насыйбуллина белән Гарәп Әмирлегеннән Ибраһим Шәңгәрәев - олимпиаданың быелгы катнашучылары. Камилла үе яшәгән илдә татар теленә игътибарның зур булуын әйтеп үтте. Балалар туган телләрен онытмасын өчен, татар җәмгыяте төрле чаралар, җәйге лагерьлар оештыра икән. Олимпиаданың теоретик сораулары әллә ни авыр булмаган аңа. Ә менә грамматика бераз куркыта икән кызны. Ә инде Әмирлектә яшәүче кунакчыл ( анда барган һәр татар шәхесе аларда булмый калмый) зур гаилә баласы 14 яшьлек Ибраһим гаиләләрендәге 11 кешенең олысының-кечесенең дә татар телендә сөйләвен әйтеп, барыбызны да шаккатырды. Ә егет үзе Казанда яшәүче әби-бабасына бик рәхмәтле - җәй саен кайтып, туган телләрен тагын да ныграк өйрәнеп китәләр. Дүрт тел: гарәп, инглиз, рус, татар телләрен белгән бу замана үсмеренең туган телгә мөнәсәбәте сокланырлык. "Мин үз балаларыма да өйрәтәчәкмен аны. Алар Тукай шигырьләрен укып үсәчәк," - диде Ибраһим. "Оясында ни күрсә, очканда шул була"- дип юкка гына әйтми шул инде безнең халык.
Халыкара олимпиаданың мәдәни программасы бик бай.

Катнашучыларны Кырлайга һәм Казан буенча кызыклы сәяхәтләр, Камал исемендәге театрда премьера көтә. Ә олимпиадага йомгак 21 апрель көнне "Баскет-холл"да ясалачак. Бу көнне чын мәгънәсендә туган тел бәйрәме узачак башкалабызда. Әлеге тантанада мәктәп-гимназияләрнең, балалар бакчаларының иң яхшы татар теле укытучылары, "Илһам" яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләрен дә котлаячаклар. "Бик матур булачак, килегез, күрегез," - дип чакырдылар оештыручылар.

Халыкара олимпиаданың киләсе елларында катнашырга теләүчеләр колагына берничә сүз. Яңа уку елы башында ук КФУ сайтына кереп, олимпиаданың читтән торып үткәрелә торган турына язылырга кирәк. Татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәре күп икәнен исбатлый алган егет-кызларны Казан көтә. Башкалабызда очрашканга кадәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading