16+

Тугыз катлы йорт түбәсеннән подвалга егылып төшкән ир-ат исән калган

Бүген иртән Башкортстанның Белорецк шәһәрендә 29 яшьлек ир-ат 9 катлы йорт түбәсеннән вентиляция шахтасы аркылы подвалга егылып төшкән.

Бу хакта «Татар-информ» «Башинформ» агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Этен урамга йөртергә алып чыккан бер хатын-кыз, ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишетеп, коткаручыларны чакырган. Алар могҗиза белән исән калган ир-атны подвалдан чыгарып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.

Гадәттән тыш хәл булган урынга полиция хезмәткәрләре дә килгән. Алар зыян күрүченең түбәгә ничек һәм нинди максат белән менүен ачыклый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading