16+

Тукай премиясе ияләре билгеле

Рәсми рәвештә җиңүчеләр, гадәттә, шагыйрьнең туган көне алдыннан гына игълан ителә. Шулай да, редакциягә килеп ирешелгән хәбәрләргә ышансаң, 2016 елда Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган кандидатлар исемлеге билгеле.

Фаразлар буенча, быелгы Тукай премиясе әлеге шәхесләргә тапшырылачак:

Нәҗип Нәккаш (Г.Тукай шигырьләре файдаланып эшләнгән шәмаил, ләүхә цикллары, «Ярдәм» һ.б. мәчет дизайны өчен);

Газинур Морат («Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен);

«Болгарская цивилизация. Дорога длиною в тысячелетия» дип аталган экспозицион инсталляция өчен авторлар төркеменә.

Әлеге исемлек тәгаен түгел, рәсми рәвештә җиңүчеләр соңрак игълан ителәчәк, дип хәбәр итә intertat.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading