16+

Тукай районында янгын турында хәбәр иткән кызны эзлиләр

Мәктәп укучысы коткаручыларга “Саулык” сәламәтләндерү үзәгендә үткәргечләр яна дип хәбәр итә. Хәзерге чорда анда бик күп бала ял иткәнлектән, үзәккә тиз арада 7 янгын сүндерү расчеты килеп җитә.

Әмма шалтырату ялган булып чыга. Шалтыратучы үзенең исемен әйтә, ләкин “Саулык”та андый исемле кызның булмаганлыгы ачыклана. Мәзәк итәргә телүче табылганнан соң аның әти-әнисен балигъ булмаганнар эше буенча инспекция һәм зур күләмдә штраф көтә.

Фото: zt74.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading