16+

Тукай урамында бәйрәм булды

18 май көнне Казанда беренче тапкыр Габдулла Тукай урамы көне үткәрелде. Әлеге чарада шәһәрлеләр өчен экскурсияләр, буккроссинг, мастер-класс­лар, викториналар, шулай ук республиканың танылган башкаручылары чыгыш ясады, дип яза «Казан мэриясе» порталы.

18 май көнне Казанда беренче тапкыр Габдулла Тукай урамы көне үткәрелде. Әлеге чарада шәһәрлеләр өчен экскурсияләр, буккроссинг, мастер-класс­лар, викториналар, шулай ук республиканың танылган башкаручылары чыгыш ясады, дип яза «Казан мэриясе» порталы.

Һава торышы салкын булуга карамастан, өлкәннәр һәм балалар күңел ачу чараларында актив катнаш­ты. Халыкның Тукай урамы белән кызыксынуы юкка түгел, бу – шәһәрнең иң борынгы һәм иң кызыклы урыннарының берсе. Урамдагы күп кенә йортлар республиканың чын мәдәни байлыгы булып тора.

Халык күпләп Юныс мәйданына җыелган иде. Бу көнне иртәнге унда биредә «Тукай юлы» дигән велосипед туры башланып китте. Шулай ук көн дәвамында «Тукай&Китап» дигән чара барды. Мондагы халык бер-берсе белән китаплар белән дә алышты. Татар шагыйре музее ишегалдында җәйге сәхнә оештырылган иде. Биредә шәһәрлеләр Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары башкаруында әдәби спектакль карады.
Бәйрәм кунакларын Татарстан Милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова сәламләде.

– Республика, Казан тарихында яңа традицияләр барлыкка килүгә без бик шат. 1986 елда ачылган Габдулла Тукай әдәби музее үзенең традициясен булдырды: ел саен шагыйрь гомереннән сакланып калган ядкарьләрнең күргәзмәләре үткәрелә, Тукайга багышланган чаралар, очрашулар уза. Һәм бүген без аның бөтен дөньяга билгеле булуын ышанып әйтә алабыз. Тукай урамы бәйрәме елдан-ел киңрәк масштабта булыр дип ышанабыз, ә аның исемен йөртә торган урам үзе дә халык күңеленә кереп калачак, – диде Светлана Измайлова.
Габдулла Тукай әдәби музее янындагы скверда Зиннур Мансуров, Гәрәй Рәхим, Йолдыз Шәрапова, Фәйрүзә Мөслимова кебек танылган иҗат әһелләре «Шигъри мизгелләр» дигән чарада катнаш­ты. Алар үзләренең шигырьләрен, шулай ук Габдулла Тукай әсәрләрен укыды.
– Без хәзерге заман кешеләрен шулай еш тәнкыйть­либез, халык әдәбияттан, китаптан ераклашты, дибез. Ә чынлыкта киресен күрәбез – кешеләр чын әдәбиятка, чын шигърияткә тартыла. Мәсәлән, Казанда соңгы берничә елда «Әдәби ишегаллары» үткәрелә һәм бу шәһәр халкы арасында бик популяр булды! Бу күп нәрсә турында сөйли. Бүгенге бәйрәм кебек чаралар халыкны чын сәнгатькә җәлеп итү өчен бик кирәк, – дип саный Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Аймәт.

Габдулла Тукай музее янындагы скверда бәйрәмгә килүчеләр өчен ярминкә оештырылды, анда теләгән һәркем сувенирлар, уенчыклар, бизәнү әйберләре, китаплар, шулай ук төрле ризык­лар һәм кайнар эчемлекләр сатып ала алды.
Музейның үзендә дә төрле бәйрәм чаралары үтте. Әйтик, шәһәр халкы 13.00 сәгатьтә башланган «Габдулла Тукай һәм театр» квестында катнаша алды. Шулай ук «Габдулла Тукай урамы тарихы» дигән интерактив лекция, робот-экскурсовод һәм интеллектуаль викторина белән музейның яңа экспозициясе буйлап экскурсия узды.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading