16+

Тукайга да битлек кидергәннәр...

«Бу кап-кара урманда… » скульптурасында Габдулла Тукай велосипедта бара, ә аның янында кәрзиндә әкиятенең төп персонажы — Шүрәле.

Тукайга да битлек кидергәннәр...

«Бу кап-кара урманда… » скульптурасында Габдулла Тукай велосипедта бара, ә аның янында кәрзиндә әкиятенең төп персонажы — Шүрәле.

Әлмәт шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның бронза сынына аның туган көне алдыннан медицина битлеге кидергәннәр. Бу хакта «Алтын алма турында әкиятләр» программасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу кап-кара урманда… » скульптурасында Габдулла Тукай велосипедта бара, ә аның янында кәрзиндә әкиятенең төп персонажы — Шүрәле. Әмма Шүрәлегә битлек эләкмәгән. Шәһәр халкы урман рухына бернинди вируслар да куркыныч түгел дип санаган, күрәсең», — диелә хәбәрдә.

25 апрельдә, татар шагыйренең туган көне алдыннан, 18.00 сәгатьтән туры эфирда программаның велогидлары Тукай әкиятләрен ике телдә укыячак.

«Алтын алма турында әкиятләр» — Әлмәтнең җәмәгать киңлекләрен һәм локаль җәмгыятьләрен үстерүнең озак сроклы программасы. Проект «Татнефть» компаниясе инициативасы буенча алып барыла һәм Стрит-арт тикшерү институты тарафыннан төрле илләрдән чакырылган экспертлар һәм рәссамнар төркеме катнашында тормышка ашырыла.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading