Шимбә көнне Казанның "Ак барс" Көрәш сараенда көрәш буенча яшь егетләр арасында Россия беренчелеге узачак. аннан - Әлмәт, аннан - Түбән Кама.
Россия беренчелегендә өч яшь категориясендәге - 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек егетләр бил алышачак. Оештыручылар сүзенә караганда, бәйгедә Россиянең 20дән артык төбәгеннән 250дән артык көрәшченең катнашуы көтелә. Җиңүчеләр спорт разрядлары алачак, ә 17-18 яшьлек чемпионнар спорт остасына кандидат исемен алырга мөмкин. Ярышларны ачу тантанасы кичке 18.00гә билгеләнгән.
Киләсе ял көннәрендә исә Әлмәттә "Татнефть" Кубогына командалар арасында "диварга - дивар" принцибы буенча "Алтын сөлге" ярышлары узачак. Ә 26 мартта исә Түбән Камада Данил Галиев һәм Илһам Шакиров истәлегенә турнир үтәчәк. 4 апрельдә мөселман егетләре ТР Диния Нәзарәте Кубогы өчен бил алышачак.
Әлмәттә түбәндәге командалар катнашырга тиеш:
Комментарийлар