16+

Тупас рәвештә өч тапкыр кагыйдә бозучылар таныклыкларыннан колак кагарга мөмкин

Россия эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов сүзләренчә, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекста яңа маддә барлыкка киләчәк.

Россия эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов сүзләренчә, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекста яңа маддә барлыкка киләчәк.

Машина йөртүчеләрне таныклыкларыннан бер яки ел ярымга административ җаваплылыкка кагыйдәләрне тупас рәвештә өч һәм аннан артыграк бозганда мәхрүм итәчәкләр. Бу турыда ""Российская газета" хәбәр итә.

Таныклыкны мәхрүм итүгә китерүче кагыйдәләрне бозу очраклары түбәндәгеләр: тизлекне сәгатенә 40 километр һәм аннан да арттыру, тимер юллардан үткәндә кагыйдәләр бозу, светофор сигналын санга сукмау, өстенлекле транспортка юл бирмәү, маневр кагыйдәләрен бозу, каршы як полосага яки каршы як трамвай юлына чыгу, сулга борылу яки юл билгеләре таләпләрен үтәмичә борылыш ясау, шулай ук җәяүлегә юл бирмәү керә.
Зубов закон кагыйдә бозылуны камералар фиксацияләгән очракта таныклык алынмавын билгеләп үткән, чөнки бу очракта руль артында кем утырганын ачыклап булмый, дип аңлаткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading