16+

Туристларны Краснодар өлкәсенә ПЦР-тесты буенча гына кертәчәкләр

Ростуризм белдерүенчә, 1 августтан соң Кубаньга тискәре ПЦР-тесты булган туристларны гына кертәчәкләр.

Ростуризм белдерүенчә, 1 августтан соң Кубаньга тискәре ПЦР-тесты булган туристларны гына кертәчәкләр.

1 августтан Краснодар өлкәсе кунакханәләренә вакцинация турындагы сертификат булганда гына урнашырга мөмкин.
Ростуризм Краснодар өлкәсе хакимиятенә 1 августтан соң вакцинация ясаткан һәм тискәре ПЦР-тест булган туристларны кабул итүне тәкьдим итә.
Бу хакта журналистларга Ростуризм җитәкчесе Зарина Догузова хәбәр итте.

"Ил эчендә сәяхәт итүләр һәм читкә чыгу буенча актуаль дөнья тәҗрибәсенә таянып, мин Краснодар өлкәсе губернаторына туристларны тискәре ПЦР-тест белән кабул итү мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать иттем. Бу, барлык кирәкле чараларны төгәл үтәү белән беррәттән, агымдагы җәйге сезонда имин ял итү мөмкинлеген бирәчәк, дип саныйбыз", - диде Догузова.

Ростуризм шуны күрә, коронавирус белән вәзгыять катлаулы, төбәкләрдә үсеш төрлечә һәм авырып китүчеләрнең санын тоткарлау өчен төрле дәрәҗәдәге чикләүләр таләп итә, дип билгеләде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading