16+

«Туристлык индустриясе оскары»н Казанда тапшырачаклар

«Туристлык индустриясе оскары» исеме белән билгеле булган «Ворлд тревел эвордс» бәйгесе 2020 һәм 2021 елларда Казанда үтәчәк.

«Туристлык индустриясе оскары»н Казанда тапшырачаклар

«Туристлык индустриясе оскары» исеме белән билгеле булган «Ворлд тревел эвордс» бәйгесе 2020 һәм 2021 елларда Казанда үтәчәк.

Бәйгегә нигез салучы Грэм Кук Казанга эш сәфәре вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашып, бөтен дөнь­я туризм индустриясе өчен мөһим булган әлеге бүләкләү тантанасын Казанда үткәрү турында килешкәннәр.

Матбугат вәкилләренә бу хакта Татарстанның Туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

– Киләсе елның октябрендә туризмда техник технологияләр өлкәсендәге премияне тапшыру чарасы уздырылачак, ә 2021 елда дөньякүләм туристлык премиясенең төп финалы үтәчәк. Әлеге чаралар белән без үзебезне бөтен дөнья туристлык аренасында таныта алачакбыз, – диде Сергей Иванов.

Тантаналы чараларның кайсы мәйданчыкта оештырылачагы әлегә билгесез. Иванов сүзләренчә, безнең алда оештыру эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу бурычы тора.
Грэм Кук фикеренчә, туризм өлкәсендә алга китү өчен социаль медиа туризм технологияләрен үстерергә кирәк. Туризмны үстерүдә иң төп юнәлеш хәзер – космик туризм, дип белдерде ул.
Журналистларның, «Ворлд тревел эвордс» бәйгесенә йомгак ясау чараларын ни өчен Казанда үткәрергә булдыгыз, дигән соравына Грэм Кук: «Татарстанның туризм өлкәсендә үсеше өчен мөмкинлекләрне күрәм һәм сез тарихи-мәдәни мирасны өйрәнүдә зур эш башкарасыз», – дип җавап бирде.

Сүз уңаеннан: «Ворлд тревел эвордс» премиясе туризм һәм кунакчыллык индустриясендәге төп лидерларны билгеләү өчен 1993 елда гамәлгә куелган.

Фото: tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading