16+

Туристлык кешбэк программасының көзге этабын эшләтеп җибәрү сроклары билгеле

Акция 1 октябрьдән алып 2022 елның ахырына кадәр планлаштырылган сәфәрләргә кагылачак.

Акция 1 октябрьдән алып 2022 елның ахырына кадәр планлаштырылган сәфәрләргә кагылачак.

Туристлык кешбэк программасының көзге этабы кысаларында сатуларны башлап җибәрү август аена планлаштырылган. Мондый срокларны Ростуризм башлыгы Зарина Догузова Петербург халыкара икътисади форумы  барышында атады, дип хәбәр итә ТАСС.
Акция 1 октябрьдән алып 2022 елның ахырына кадәр планлаштырылган сәфәрләргә кагылачак.
Элегрәк июньдә Россия Президенты Владимир Путин Ерак Көнчыгышка барган вакытта туристлык кешбэгының чик күләмен ике тапкыр арттырырга йөкләде. Яңа шартлар буенча, ул хәзерге 20 мең урынына 40 мең сум тәшкил итәргә тиеш. Әлеге чаралар Камчаткага, Сахалин һәм Курильга сәяхәтләргә кагылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading