16+

«Туристның иртәнге ашы» нинди була?

Бүген, туристлык сезонының беренче көнендә, Иске Татар бистәсендә «Туристның иртәнге ашы» бәйрәме узачак.

«Туристның иртәнге ашы» нинди була?

Бүген, туристлык сезонының беренче көнендә, Иске Татар бистәсендә «Туристның иртәнге ашы» бәйрәме узачак.

Чара Мәрҗани урамында көндезге сәгать 1дә башлана. Анда махсус сәхнәдә хәрби оркестр милли көйләрне башкарачак, ә Татарстан Язучылар берлегенең танылган эшлеклеләре татар авторларының шигырьләрен укыячак.

Усманов шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты студентлары «Сәнгать эзләре буйлап» дип аталган анимацияле балалар программасын тәкъдим итәчәк. Аның кысаларында төрле уеннар, театр сәнгате, рәсем сәнгате буенча мастер-класслар үткәрелә.

Моннан тыш, кунаклар «Татар бистәсе» музеенда татар милли ашларын татып карый ала, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Фото: www.tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading