16+

«Туры элемтә» вакытында Владимир Путинга сорау биргән кызны Мәскәүгә дәваланырга алып киләләр

Россия Президенты Владимир Путинның туры элемтәсе аша төбәкнең сәламәтлек саклау өлкәсенә шикаять белдергән 24 яшьлек Дарья Старикованы бүген Мәскәүгә китерәчәкләр, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Россия Президенты Владимир Путинның туры элемтәсе аша төбәкнең сәламәтлек саклау өлкәсенә шикаять белдергән 24 яшьлек Дарья Старикованы бүген Мәскәүгә китерәчәкләр, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Бу эш Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына йөкләтелгән. Бүген иртән самолет Раменское аэропортыннан Мурманскига очты. Әлеге шәһәрдә кичә Россиянең әйдәп баручы онкологлары белән үткәрелгән консилиумда кызны Мәскәүгә җибәрү турында карар кабул ителгән.

"Российская газета" язганча, 15 июньдә Президент белән үткән туры элемтәгә Апатиты шәһәреннән Дарья Старикова мөрәҗәгать итә. Кыз Владимир Путинга үзен ялгыш дәвалаулары хакында зарлана. Шул сәбәпле күп вакытның әрәмгә китүен җиткерә.

Турыдан-туры элемтәдән соң Дарья Старикованы район хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерәләр, аннан ул Мурманскиның өлкә хастаханәсенә озатыла. Россия Федерациясе Тикшерү комитеты, Старикованың мөрәҗәгате нигезендә, "эшкә салкын карау" маддәсе буенча җинаять эше дә кузгатты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading