16+

Туучылар кими, яшәү озынлыгы арта

Сәламәтлек саклау министры узган елга нәтиҗә ясады

Сәламәтлек саклау министры узган елга нәтиҗә ясады

Быел Сәламәтлек саклау министрлыгы илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча җигелеп эшләде, дияргә була. Безнең респуб­ликада 12 илкүләм проект тормышка ашырыла. Шул максат, бурычларның 30 проценты сәламәтлек саклау өлкәсенә карый. «Төп максатлар: уртача гомер озынлыгын, туучылар санын арттыру, үлүчеләр санын киметү, табигый үсеш булырга тиеш», – ди сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

Ни хикмәт, быел табигый үсеш бөтенләй юк. Туучылар белән үлүчеләр саны тигезләшкән. Мондый хәл күптән булмаган. Министр туучылар саны кимүне 1990 елларда туган кызларның аз булуы белән бәйләп аңлата. Аның каравы, соңгы дүрт елда абортлар саны 30 процентка кимегән. Кызганыч, балага уза алмаучылар еш очрый. Бу мәсьәләне чишү өчен, күпләр ЭКО ысулын куллана. Бүген республикада бушлай ЭКО ясату өчен 2 меңнән артык хатын-кыз чиратта тора. Марат Садыйков әйтүенчә, ЭКО ясату мөмкинлеген арттыру өчен, Президент та 21 миллион сумга якын субсидия бүлеп биргән. Киләчәктә чиратны киметү мәсьәләсен дә хәл итәчәкләр.

2019 елда кешенең уртача гомер озынлыгын 75,12 ел күрсәткеченә җиткерү төп бурыч булып тора. Дөрес, әлегә күрсәткечләр турында сөйләргә иртәрәк. Нәтиҗәләр 2020 елның июнендә Росстат мәгълүматларында билгеле булачак.

Быел медицина өлкәсендә төп яңалыкларның берсе – «Күчмә сырхауханәләр». Бу турыда ел дәвамында «ШК» битләрендә дә күп яздык. Җиһазландырылган машиналар, ерак авылларга барып, халыкның сәламәтлеген тикшерә. Бу проектны Президент та хуплаган. Быел мобиль сырхауханәләр ярдәмендә 17 меңнән артык кешене тикшерә алганнар. Киләсе елга эшне дәвам итәргә җыеналар. Авыруның беренчел билгеләрен ачык­лар өчен бигрәк тә район үзәгеннән еракта урнашкан авылларда яшәүчеләргә мондый мобиль сырхауханәләр бик тә кирәк.

Яман шеш белән авыручылар саны артса да, быел бу авырудан үлүчеләр санын 4,7 процентка киметә алганнар. Яман шеш белән биш ел, аннан да артыграк вакыт яшәүчеләр саны да арткан.

Сәламәтлек саклау өлкәсенең тагын бер авырткан урыны – кадрлар җитмәү. Дөрес, быел республикада табиблар санын 170кә арттыра алганнар. Шул исәптән чит төбәкләрдән дә кадрларны җәлеп иткәннәр. Бу – Россия белән чагыштырганда, әйбәт нәтиҗә.

«Халык контроле»нә килгән шикаятьләрнең күбесе электрон чират, интернет аша табибка язылу белән бәйле. Бу мәсьәләдә министр үзгәреш­ләр булыр, дип вәгъдә итте. Әлеге уңайдан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә уртак проект әзерлиләр. «Ләкин аны гыйнвар аенда гына тәкъдим итәчәкбез», – диде министр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading