16+

Туучылар һәм үлүчеләрне теркәүнең автомат системасы гамәлгә керәчәк

Россиядә туу һәм үлемне теркәүнең автомат системасын кертергә планлаштыралар, дип яза РФ Икътисади үсеш министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Известия».

Россиядә туу һәм үлемне теркәүнең автомат системасын кертергә планлаштыралар, дип яза РФ Икътисади үсеш министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Известия».

"Пилот версиясе сыйфатында иң массакүләм һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләр билгеләнде. Аларда гариза бирүченең хакимият органнары тарафыннан тиешле карарлар кабул итү өчен катнашулары кирәкми", — дип хәбәр ителә ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Тиешле әзерлек эшен Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә башлап җибәрде инде.

Басманың мәгълүматлары буенча, иң кирәкле хезмәтләрне тестлаштыру уңышлы була икән, исемлек киңәйтеләчәк.

Бүгенге көндә кешенең тууын яки үлүен теркәү Дәүләт хезмәтләре үзәкләрендә (КФҮ) яки ЗАГС бүлекләрендә рәсмиләштерелә. Моның өчен гариза язарга һәм аңа кирәкле документларны теркәргә кирәк.

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X