16+

Туймазы Татар дәүләт драма театры гастрольләре башлана

16-18 гыйнвар көннәрендә Туймазы Татар дәүләт драма театры гастрольләр белән Казанга килә.

Туймазы Татар дәүләт драма театры гастрольләре башлана

16-18 гыйнвар көннәрендә Туймазы Татар дәүләт драма театры гастрольләр белән Казанга килә.

Туймазы театры артистлары башкала тамашачысы белән очрашуны зур дулкынлану белән көтә. "Зәвыклы Казан тамашачысы алдында чыгыш ясау - ул зур сынау", - ди алар. Артистлар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында дүрт спектакль тәкъдим итә.

16 гыйнварда Зөлфәт Хәкимнең "Легионер" спектакле күрсәтеләчәк.

Әлеге сәхнә әсәре 1930-нчы еллардан алып, бүгенге көнгә кадәр вакыт аралыгын үз эченә ала. Зөлфәт Хәким халыкның Бөек Ватан сугышы чорында күргән әче михнәтен, малайлыктан чыгып та бетмәгән солдатлардан таләп ителгән каһарманлыкны, утны-суны кичеп, сугыш кырыннан чак исән калып кайткан кешеләрнең башкаларның аңлавын таба алмый, инде тыныч тормышта татыган газапларын күрсәткән. Әсәрдә туган ил, туган туфрак; ана белән бала мөнәсәбәтләре тәэсирле бирелгән, шәфкәтьлелек белән кансызлык янәшә куелган.

17 гыйнварда коллектив Илгиз Зәйниевның "Әрем исе" драмасын тәкъдим итәчәк.

Сәфәр атлы яшь егет, беркемгә һични әйтми, аңлатмый, үзеннән бәби көткән кызны, якын туганнарын калдырып бәхет эзләп авылыннан чыгып китә. 35 ел вакыт узгач, берни булмагандай Сәфәр туган җиренә кайтып иске генә йортта яши башлый. Тик…кемгә кирәк соң ул бүген биредә?!

18 гыйнвар, 19.00 сәгатьтә Александр Коровкинның "Түтиләр" комедиясе күрсәтеләчәк.

Ерак бабаларыннан мирас булып калган шәһәр үзәгендәге борынгы, зиннәтле йортта апалы-сеңелле Розалия белән Гүзәлия яши. Алар икесе дә гомерләрен табип һөнәренә багышлаган, бүген инде лаеклы ялда. Тик, күпләр картларга үз йортларында тыныч кына яшәргә ирек бирми, алдау юлы белән тарихи истәлек булып торган йортны үзләштереп акча эшләргә тели. Шул вакытта төрле кызыклы хәлләргә юлыга.

17-18 гыйнварда, 15.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәдә Роберт Миңнуллинның "Каеннарым белән..." исемле музыкаль-поэтик спектакль күрсәтеләчәк.

Әлеге спектакльдә күзләр камашырлык чагу асылташлардан сәйлән тезгәндәй, шагыйрьнең иҗат җимешләрен тезеп салып, аларны бар асылы белән берәмтекләп ачып, театр алымнары белән яңа бизәк ясап тамашачыга җиткерергә омтылдык.

Мәгълүмат Туймазы Татар дәүләт драма театры сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading