16+

Тузган торактан ничек котылырга?

Авария хәлендәге тораклар белән бәйле проблемалар капиталистик илләрдә күзәтелми кебек. Аларда һәр йортның хуҗасы бар чөнки. Коттедж­мы, күп фатирлы йортмы – барысы да керем китерә.

Авария хәлендәге тораклар белән бәйле проблемалар капиталистик илләрдә күзәтелми кебек. Аларда һәр йортның хуҗасы бар чөнки. Коттедж­мы, күп фатирлы йортмы – барысы да керем китерә.

Фатирларны арендага биреп акча эшлиләр, искеләрен сүтәләр, яңаларын салалар. Безнең илдәге «тузган торак»лар – социализм «җимеше». Безгә бу «җимеш»не озак татырга туры килер әле, мөгаен. Чит илләрдә бездәге кебек торак милекчеләре ширкәтләре юк. Ләкин һәр йортның хуҗасы бар. Бөтен проблеманы үзләре хәл итәләр. Бездә тузган торак мәсьәләсен ничек итеп чишеп була соң?
Табыш китерә торган йортларны төзергә кирәк. Ул йортлар гаиләләргә чикләнмәгән вакытка арендага бирелсен. Кеше, ай саен коммуналь хуҗалыклар өчен түләп, рәхәтләнеп яшәсен шул йортларда. Чит илдә дә шулай бит бу, сатып алырга акча булмаган кеше арендалы торактан файдалана. Җимерелү хәленә җиткән йортларда яшәүчеләрне, акрынлап, арендалы торакларга күчерергә кирәк.

Мөслим Камал, Биектау районы, Киндери авылы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading