16+

Фермага экскурсиягә килгәнегез бармы?

Биектау районында тәвә кошы фермасында 10 меңнән артык турист булып киткән.

Биектау районында тәвә кошы фермасында 10 меңнән артык турист булып киткән.

Узган ел Биектау районының «Котдусов» крестьян-фермер хуҗалыгының тәвә кошы фермасында 10 меңнән артык турист һәм экскурсант булып китте.

-Теләсә кайчан килсәгез дә, һәрвакыт миндә туристлар төркемен очрата аласыз, - дип, үзенә кунакка чакыра фермер Габделәхмәт Котдусов.

Ферманың төп горурлыгы - әлбәттә, тәвә кошлары. Биредә алар берничә – Африка һәм Австралиянекеләр. Ферма башлыгы үзе экскурсия үткәрә, алар турында сөйли, барлык сорауларга да җавап бирә. Бер уңайдан хәтта викторина да оештыра.

Габделәхмәт Котдусов агротуризмны үстерү белән 2010 елда шөгыльләнә башлаган. Моңа кадәр егерме елга якын үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Күп хезмәт, тырышлык, көч сарыф итү, акчалар тоту юкка булмаган, дип саный фермер. Хәзер бу объектны Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында гына түгел, Россия төбәкләрендә дә беләләр.

-Хәтерлим әле, 9-10 яшьлек малай белән бер гаилә  килгән иде. Малай, атка күрсәтеп, “Бу сыер күп сөт бирәме?”дип сорады. Шуңа күрә балаларны авыл хуҗалыгы белән таныштыру өчен генә булса да бу ферманы ачарга кирәк иде, - ди фермер.

Хуҗалыкны тоту җиңел түгел. Азык рационнары гына да биредә өч дистәдән артып  китә. Сыер, бозау, ат, кәҗә, дөя, тәвә кошын, фазаннарны, тавис кошларын, ишәк, ләк-ләк, ташбакаларны һәм башка хайваннарны ашату өчен дә бик күп чыгым таләп ителә. Аларның һәрберсенең физиологик үзенчәлекләре төрле.

Экскурсантларга күз-колак булырга кирәк. Күптән түгел мәктәп укучыларының берсе көнгерәне ипи белән сыйлаган, ә бу катгый тыела.

-Безнең ферма – гаилә фермасы. Биредә  мин үзем һәм хатыным гына түгел, кызларым, кияүләрем һәм хәтта оныгым да эшли. Барыбызга да эш җитәрлек, - дип сөйли Габделәхмәт Габделәхәт улы.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading