16+

“Тынлык режимы"н бозучыларга штраф күләме арта

Россиядә “тынлык режимы”н бозучылар өчен штраф күләмен арттырырга тәкъдим итәләр. Канун проекты нигезендә, айга ике тапкыр режимны бозучы физик затларга штраф – 2,5-5 мең, вазифаи затларга – 10-20 мең, юридик затларга 50-100 мең сум тәшкил итәргә мөмкин.

Россиядә “тынлык режимы”н бозучылар өчен штраф күләмен арттырырга тәкъдим итәләр. Канун проекты нигезендә, айга ике тапкыр режимны бозучы физик затларга штраф – 2,5-5 мең, вазифаи затларга – 10-20 мең, юридик затларга 50-100 мең сум тәшкил итәргә мөмкин.

Депутатлар торак йортларда, кунакханәләрдә, социаль объектларда кичке 10нан иртәнге 7гә кадәр тавышлануны тыюны да сорый. 

Казанлыларның 36 проценты җәйге ял вакытында 100 мең сумга кадәр акча тотарга планлаштыра, дип хәбәр итә “Яндекс. Путешествия”. Сервис мәгълүматлары буенча, 35 процент респондент 25-30 мең сумга, ә һәр унынчы кеше 25 сумга кадәр акча тотарга ниятли. Сораштыруда катнашкан казанлылыраның яртысыннан артыгы ялын диңгез буенда үткәрәчәк. 

Быелның апрель аенда, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, автомобильләр сату 8,5 тапкырга, ягъни 88 процентка кимегән. Аналитиклар мәгълүматларына караганда, апрельдә республикада 798 автомобиль генә сатылган. 

2022 елның икенче яртысында ипотека буенча уртача ставкалар 9-9,5 процентка кадәр төшәргә мөмкин. Үзәк банк ставканы 8 процентка төшерү ихтималы бар. 
XXI гасыр башыннан алып, быелның май ае иң салкыны дип табылган. 

1 июньнән алып Мәскәүдә минималь хезмәт хакы 23 мең сумнан артып китәчәк. Яшәү минимумы 10 процентка арттырылып, 20 585 сум, пенсионерлар өчен 15 410 сум, балалар өчен 17 791 сум тәшкил итәчәк. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading