16+

Тюбингта шуу һәлакәткә китерә

Бер борылышта хатын трассага очып чыга һәм шунда туктап торган тракторга килеп бәрелә.

Тюбингта шуу һәлакәткә китерә

Бер борылышта хатын трассага очып чыга һәм шунда туктап торган тракторга килеп бәрелә.

Чита шәһәрендә яшәүче хатын тюбингта шуганда һәлак булган. Ул таудан шуып төшкән һәм тракторга бәрелгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Байкал аръягы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәрхүмә хатын «Гора Светлая» тау чаңгысы комплексында ял итә. Ул арендага тюбинг ала, шуңа утырып таудан шуып төшә һәм тракторга бәрелә. Имгәнгән хатынны хастаханәгә алып китәләр, тик, кызганычка каршы, аңа табиблар да ярдәм итә алмый. Хатын һәлак була.

«Тыюлар һәм чикләүләргә карамастан, бу хатын чаңгы шуа торган урында тюбингта шуа. Бер борылышта хатын трассага очып чыга һәм шунда туктап торган тракторга килеп бәрелә. Хатын бик җитди имгәнә, аның башы, тәне яралана», диелә бу хәбәрдә.

Тау чаңгысы комплексының социаль челтәрдәге сәхифәсендә дә әлеге фаҗига турында хәбәр ителә. Биредәге язмдагы белешмә буенча, мәрхүмә тау чаңгысында һәм сноубордларда шуа торган тауда тюбингта шуарга маташкан, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading